Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Рамазан – изгелекләр ае

Хак динне тотучы мөселманнар өчен сагышлы көннәр якынлаша. Ел буе көтеп алган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан рәхмәт ишекләре ачылган Рамазан шәриф ае да төгәлләнеп килә.

undefinedСаба җәмигъ мәчете имамы Алмаз хәзрәт Гаянов та эпидемия белән бәйле авырлыкларны сабыр итеп үткәрүебезгә өметләнә һәм илгә-көнгә иминлек сорап дога кыла.

Аллаһының әмеренә буйсынып, ашау-эчүдән һәм башка яман эшләрдән тыелып торган кешеләр Раббыбызга тагын да якынайды, әле дингә кыяр-кыймас кына беренче адымнарын ясаучылар намазга өйрәнде. Иң мөһиме, ураза тотучылар үзләрендә ихтыяр көчен тәрбияләде, сабырлыкка өйрәнде, калебләрендә шәфкатьлелек хисләрен арттырды. Ни кызганыч, быелгы Рамазан бушап калган мәчетләр, анда узучы ифтар табыны артындагы җанлы аралашулар, җәмәгать белән укылучы Тәравих намазларыннан башка гына үтә. Дөнья буйлап таралган коронавирус афәте мөселманнарның тормышына күп үзгәрешләр кертсә дә, ураза тотарга, игелекләр эшләргә, ихлас гыйбадәтләр кылырга комачауламады. Дин әһелләребез дә шушы фикердә.

Айнур хәзрәт Әхмәтов, район мөхтәсибе: Илдәге вәзгыять тормышыбызга кайбер кагыйдәләр кертсә дә, Рамазан аена, ураза тотучыларга бернинди чикләүләр дә куелмады. Теләгән кеше уразасын тотты,күңелендә йөрткән изгелеген эшләде, сәдакасын бирде. Тәравих намазлары өчен өйләребез мәчет булып торды. Мәчетләрдә азан әйтүләр дә тукталмады. Саба җәмигъ мәчетендә, мәсәлән, көн саен икенде намазыннан соң Коръән укылып, хәтем кылынды. Фидия сәдакасына һәм ифтар үткәрергә дип ниятләп бирелгән акчаларга авыр хәлле мөселманнарга азык-төлекләр туплап, пакетлар таратылды, ланч-бокслар, ягъни кайнар ризыклар өләшү дә оештырылды. Шулай ук Диния Нәзарәтенең VIII Республикакүләм ифтарны оештыру комитетыннан да 2 тапкыр ифтар җыелмасы кайтартылып, берсе- 150, икенчесе 100 авыр хәлле кешеләргә таратылды. Якташыбыз, Илнур Басыйр улы Сабитов ярдәме белән районыбызның барлык имамнарына һәм мәчеттә белем бирүче мөгаллимәләргә (150 ләп) күчтәнәч пакеты таратылды. Кайнар ризык әзерләү өчен ит белән тәэмин иткән “Умырзая” авыл хуҗалыгы кооперативы, Саба инкубатор кошчылык станциясе җитәкчелегенә, көн саен Саба мәчетенә кайнар икмәк китергән эшмәкәр Айдар Тимербаевка, “Авылым сөте” продукциясе өчен Райнур Әхмәтовка, акчалата ярдәм күрсәткән кешеләргә (барысының да исемен атап бетерү мөмкин түгел) Аллаһының чиксез рәхмәтләре ирешүен теләп дога кылабыз. Барлык райондашларыбызны якынлашып килүче Рамазан бәйрәме белән тәбрик итәм,исәнлек-саулык телим, тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Әхмәд хәзрәт Сафин, Лесхоз мәчете имамы: Рамазан изгелекләр ае. Мөселман кешесе һәр көннең, һәр сәгатьнең кадерен белеп калырга омтыла. Үзизоляция чорында мәчетебездә эшләүче ике-өч кеше тәравих намазы укыдык, интернет аша онлайн вәгазьләр оештырдык. Авыр тормыш хәлендә булучыларга, ялгызларга мәчет биләмәсендәге мичтә пешерелгән коймак, ифтар күчтәнәчләре тараттык. Ватсап аша махсус төркем оештырып, балалар белән Коръән уку конкурсы оештырдык, аннары аларга өйләренә барып бүләкләр тапшырдык.

Рушан хәзрәт Гыйльманов, Иләбәр мәчете имамы: Башка елларны Рамазан аенда мәчетебез гөрләп тора иде, быел тәравих намазы өйләрдә генә башкарылды. Өч тапкыр ифтар күчтәнәчләре әзерләп авылдашларга таратылды, шулай ук авыруларның хәлләрен дә белергә тырыштык.

Дамир хәзрәт Газизов Шәмәрдән үзәк мәчете имамы: Мәчетләребездә җыелырга рөхсәт булмагач, мәхәллә халкы Тәравих намазларын өйләрдә башкарды. Моның уңай яклары да булды диясе килә. Гаилә башлыгы намаз вакытында имам булып тора, димәк, аңа зур җаваплылык йөкләнә дигән сүз, шуңа да күпләр тәҗвидләрен карадылар, Коръән укуларын төзәттеләр, белемнәрен ныгыттылар. Киләсе Рамазанны тулы мәчетләр белән, исән сау булып каршыларга язсын иде дип телибез.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев