Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов Сабаның 24-86нчы сайлау участогында тавыш бирде

Сабаның 24-86нчы сайлау участогында да сайлауга килүчеләрне дәртле җыр, кайнар коймак һәм чәй белән каршы алдылар.

Участокта теркәлгән 1359 гражданның 735 се көндезге сәгать 2гә сайлауда катнашып китте. Иртәнге якта ук тавыш бирергә килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов та халыкның активлыгын билгеләп үтте. “Безнең Җирлектә яшәүчеләрнең, үзара салым программасының әһәмиятле булуын аңлап, анда актив катнашулары мактауга лаек. Районыбызда үзара салым акчасына күп эшләр башкарылды һәм бу әлеге программаның уңышлы булуын тагын бер тапкыр раслады. Әле эшлиселәребез байтак. Киләсе елда да әлеге программа кысаларында районыбызның торак пунктларында урамнарны карау, юллар салу һәм башка яңарту-төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк”-диде башкарма комитет җитәкчесе.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев