Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Район күләмендә велосипедчылар ярышы

14 нче сентябрь көнендә “Сабантуй” күңел ачу спорт комплексы территориясендә район күләмендә велосипедчылар ярышы булып узды. Ярышта “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар һәм аларның тренерлары Шакирҗанов Д.М. да катнашты. Спортчылар әлеге ярышта яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Гатиатуллин  Ильяс 9-11 нче сыйныф яшүсмерләр арасында   1 нче урынга лаек булды.  Шушы ук категориядә Шафиков Рузәл 2 нче урынга лаек булды.

Мөхәмәтҗанов Камил 5-8 нче сыйныф яшүсмерләр арасында  1 нче урынга чыкты. Шушы ук категориядә Хабибуллин Рамазан 2 нче урынны алды. 

“Сабантуй” спорт мәктәбенең биалон буенча тренеры Шакирҗанов Д.М.  50-59 яшьләр арасындагы ир-атлар категориясендә   1 нче урынга лаек булды.

Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев