Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районның тагын өч мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады.

undefined

Зона булгач, ул инде йозаклы кабинет-бүлмә дә түгел, ә һәр бала, тәнәфестәме, башка вакыттамы, шахмат уйный ала торган урын булырга тиеш. Проект кысаларында яшь буынның гармоник үсеше өчен шартлар тудыру, файдалы ял оештыру планлаштырыла. Сабада шахмат зоналары быел яз Саба гимназиясе, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернаты, Килдебәк урта мәктәбендә ачылган иде. Аларга тагын өч мәгариф учреждениесе өстәлде. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев шушы максаттан Иштуган, Явлаштау, Мичән мәктәпләрендә булды. Укучылар барысында да депутатны мини-тамаша әзерләп каршыладылар. Иштуганда Руслан Гатиятов бишенче ел башлангычларга шахмат дәресләре укыта. Бу уенны зурраклар да ярата. Әмма шөгыльләр өчен инвентарьлар җитеп бетми. Руслан шахмат сәгатен дә үзе ясаптөзәткән булган. Хәзер мәктәп барлык кирәк-яраклар: махсус өстәл-урындыклар һәм сәгатьләр белән җиһазландырылды. Район ярышларында уңышларга ирешкән балалар, болай булгач, тагын да остарып, республика күләмендә дә чыгыш ясарлар дияргә җирлек бар.

Мичәндә шахмат зонасы ачылышы тантанасында да мәктәп директоры Дилюс Закиров ярышларда зур җиңүләре булган саен укучыларның депутатны зур рәхмәт әйтеп искә алачакларына ышандырды. “Чыннан да, Саба районы сез ирешкән уңышлар белән горурлансын. Барыгыз да үз яшегезнең иң яхшы вәкилләре булыгыз. Шахмат акыл эшчәнлегегезне тагын да үстерү һәм тәрбияви чараны яхшыртыу өчен сезгә кечкенә генә бүләк. Балаларда өстәл уенына карата кызыксыну уяту максаты белән ачыла бу зоналар. Өйрәнегез, шахмат сезгә кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк”,– дип сөйләде Марат Галиев.

Явлаштауда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең пилот проектын тормышка ашыру чарасында район башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты. “Шахмат – ул интеллектуаль спорт төре. Бу уен уйларга мәҗбүр итә. Нәкъ менә тормышта уйлый-фикерли белү һәрчак кирәк булачак. Борынгы заманнарда, шул ук Болгарда мунчаларда да шахмат өстәлләре булган. Бу уен безнең тормышка ныграк үтеп керә. Шахмат зоналары булдыруда депутатыбызга зур рәхмәт. Предприятиеләрендә булган табышларыннан хәйрия чаралары оештыра. Барыгызга да киләчәктә аның кебек булырга язсын. Аның өчен акыл спортына тартылырга кирәк. Марат Галиев үзе дә шахмат уйный, киләчәктә аңа каршы турнир оештырырбыз дип тә ышанып калам. Бәлки арагызда өч йөрештән мат куючылар табылыр”,– диде Рәис Миңнеханов.

Чыннан да, Явлаштауда Сабага шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр дә бар икән. Тренерлары – Динар Закиров. Ундүрт яшьлек Азалия Әхмәтова, мәсәлән, районның “Иң көчлеләр” турниры призеры булган. Хәзер Явлаштаудан үзе белән түгәрәккә йөрүче Булат Галимҗановны оту турында хыяллана. Димәк, шахмат өстәлләре тузан җыеп ятмаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев