Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбыз терлекчеләре район тарихында беренче тапкыр сөт җитештерүдә 200 тонна чиген уздылар

Саба районы аграрийлары үзләренең тырыш хезмәтләре белән тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт савуга ирештеләр.

Бу   рекорд  район  тарихында  беренче һәм    Татарстан сөт  терлекчелеген үстерүгә  мөһим өлеш  кертү  ул. 

Район  терлекчелеген  үстерүгә  зур  өлеш  кертүчеләр арасында  сөт  җитештерү  буенча  күпьеллык  традицияләре  булган  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре  бар.  «Саба»  ҖЧҖ һәркөнне   46 тоннадан  артык   сөт  сав  (2019 елдагыдан  1,5 тонна  артык),   «Игенче» ҖЧҖ -  25 тоннадан  артык (2019 елдагыдан  1,0 тонна  артык). «ПМК» ҖЧҖендә  дә җитештерү  күрсәткечләре  югары  - 20 тонна, Мөхәммәтшина З.З. КФХында  – 18 тонна,   СХП «Юлбат» АХП ҖЧҖендә – тәүлеккә  19 тонна.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив күрсәткечләре  буенча,  республикада  1  февральгә   авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тулаем савым    3 611,3 тонна тәшкил  итә, бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    196 тоннага   ( 105,7%) күбрәк. 

«Сөт терлекчелеге  Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе  булып санала  һәм республикада  сөт  җитештерүгә һәм сатуга  ярдәм итү буенча  Министрлык  тарафыннан  гамәлгә ашырыла  торган  чаралар  комплексы  нәтиҗәсендә  уңай  нәтиҗәләр  күзәтелә», - дип,  билгеләп  үтте Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  белешмәләре  буенча,  товар сөте  җитештерү һәм сату  күләмнәре  буенча  Татарстан  Россия  Федерациясе  субъектлары  арасында  алдынгы  урында  тора.     Мәсәлән, ведомствоның  оператив белешмәләре  буенча,  илнең  авыл  хуҗалыгы  оешмалары   20 гыйнварга тәүлеккә   46,2 мең тонна  сөт  сатканнар,  бу  узган  елгы  күрсәткечтән     7,9%ка күбрәк.     Ә сөт  сату  күләме  буенча  иң  югары  күрсәткеч  Татарстанда    –   4 мең  тоннадан  артык.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев