Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызда комбайннар парады узды

Хуҗалыклар алдында торган  урып-җыю кампаниясе уңаеннан, 14 июльдә районыбызның 8 мәйданчыгында комбайннар парады узды.

Хуҗалыклар алдында торган  урып-җыю кампаниясе уңаеннан, 14 июльдә районыбызның 8 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Урып-җыю транспорт комплексының  һәм җир эшкәртү техникасының әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән комиссия тикшерде. Комбайннарда  куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы) чаралары үтәлешенә, герметиклыгына  аеруча  игътибар  бирелде. Идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Раиф Харисов хезмәтне саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү төп таләп булып калачагына басым ясады.  Техника белән  идарә итү хокукының сроклары, медицина ярдәме күрсәтү аптечкасы барланды.  Техниканың торышы 70 баллы система буенча бәяләнде. Комбайннарны карап чыкканнан соң, "Игенче” җәмгыятенә –1нче (70 балл), "Сатыш” бүлекчәсенә  2нче урын бирелде. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер  хуҗалыгы 3нче урынны алды. Район  буенча  уртача 67,125 балл чыкты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев