Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районыбызга «Күңел белән яшь» бөтенроссия «көмеш» волонтерлык хәрәкәте җитәкчеләре килде

Россиядә зур популярлык казанган  әлеге  хәрәкәткә  узган ел районыбыз өлкәннәре дә теләп кушылган иде.

«Саба районына очраклы гына килмәдек, чөнки монда “көмеш волонтерлык"  хәрәкәтен үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе тәкъдим ителә. Максатыбыз – аларның эш тәртибен өйрәнү, проектлары  белән танышу”, – дип фикерләре белән уртаклашты  “Күңел белән яшь” региональ волонтерлык үзәге җитәкчесе Зөлфия Сафина.

 “Көмеш” волонтерлык хәрәкәтенең районыбыздагы  эшчәнлеге  белән “Хәят” автоном коммерцияле оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова таныштырды.  Җитлекми туган балаларга хәйриялек итү акциясе волонтерларда зур кызыксыну уятты. Килгән кунаклар үзләрен "Уйла" интеллектуаль уенында сынап карадылар, әлеге проект та аларда зур хуплау тапты.

Чарада Саба муниципаль районының башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, якташыбыз, шоумен Фәнил Вакказов, Казаннан танылган блогерлар Фәрхәт Ибраев, Гүзәл Вәлиева да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев