Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

РАЙОНЫБЫЗНЫҢ ИҢ ӨЛКӘН КЕШЕСЕ ОЕТТА ЯШИ

Өлкәннәр көне алдыннан районыбызның иң өлкән кешесе – Оет авылында яшәүче 101 яшьлек Хәкимә әби Закированың тормыш-көнкүрешен, хәл-әхвәлен белеп кайттык.

Бер гасыр гомер кичергән әбекәйнең гыйбрәтле язмышы хакындагы язмалар газетабыз битләрендә алданрак   урын алды.  Бел­гәнебезчә,  район башлыгы ярдәме белән  100 яшендә Хәкимә әбинең күзенә катлаулы операция ясалып,   күп еллар  томан эчендә бул­ган   дөнья матурлыгын күрү бәхетенә иреште!  Көн яктылыгын күрүдән мәхрүм булган   әбинең  хис-кичерешләрен аңлатып тору кирәкмидер.  Заманның иң болгавыр чорында, 1917 елда Олы Кибәхуҗа авылында туган әбекәй бер гасыр гомер эчендә күпне күр­гән, күпне кичергән. Ана җылысын да татымаган нәни Хәкимәнең өч көннән  әнисе вафат була. «Дөньяга килүгә язмыш сыный башлаган иде, гомер буе сынады. Сынмадым, сыгылмадым. Гел алга бардым. Саулыгын да бирде, сабырлыгын дә җәлләмәде, күп яшәгәч, күпне күрдем», – ди ул бүгенге тормышына шөкрана кылып. Хәкимә әби август аенда егылып, аягын имгәтсә дә, һаман да башкаларга үрнәк булырдай  көчле рухын җуймый. 101 яшьтә (гыйнвар аенда  102 яшь  тула)  булса да, күз тимәсен, зиһене ачык, акылы камил, хәтере алдатмый. 12 яшеннән мәктәп ашханәсендә балаларга ашар­га пешергәнен,  үгез җигеп колхоз  басуына тирес түгүен, урак уруын  да бүгенгедәй искә ала. Бүген сугыш ветеранының тол хатыны буларак махсус программа буенча салынган иркен, якты йортта кызы Хәбирә тәрбиясендә гомер кичерә. Ире Шәмсемөхәммәт белән 54 ел яшәп,  ун балага гомер бирәләр, әмма дүрт уллары да кыска гомерле була. Бүгенге көндә бәхетле ана ал­ты кызының иге­леген күреп, һәр­берсенә хә­ер-дога кылып яши. «Кызларым, кияүләрем, оныкларым барысы да бик игелекле, миңа күрсәткән изгелекләре үз ба­лаларыннан ар­тыгы белән әй­ләнеп кайтсын», – ди Хәкимә әби. Ананың ихлас күңелдән кылган   догасы кабул булуына шик юк, бүген дә балаларның һәрберсен  101 яшьлек әниләренең җылы куены, изге догасы тартып кайтара.  «Минем бәхеттән яшисең, әни дим, бер-беребезгә иптәш булып гомер киче­рә­без», – ди Хәбирә апа.   «Эш кешене үтерми дә, бетерми дә, зыяны булса, мин бу кадәр яши алмас идем», – ди Хәкимә әби.  Аның озын гомерле булуы якты күңелле, бөтен кешегә дә рәхмәтле, хәер-догалы булуына Аллаһ бүләгедер.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X