Гимназиянең 4»А» сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Энҗе Заһидуллина белән газета чыгару эше белән таныштылар.
Укучылар журналист, редактор,корреспондент, газетаны версткалаучы, корректор кебек һөнәрләр белән таныштылар, редакциянең Матбугат музеенда булдылар. Журналистның эш өстәле, язу машинкасы, иске фотоаппаратлар, диктофон кебек техник җайланмаларны карадылар. «Колхоз байрагы»ның Бөек Ватан сугышы чорында чыккан саннары да балаларда зур кызыксыну уятты.
Нет комментариев