Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырылды

Районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш айлыгы бара. Айлык кысаларында 8 сентябрь көнне Саба балалар сәнгать  мәктәбе укытучылары Мөбәрәкҗанова А.З., Гарипова Г.М. “Ямьле Саба” яр буенда экстремизм һәм террорга каршы профилактик чара-флешмоб оештырдылар.

undefined

Чарада 30 дан артык бала һәм Мәдәният бүлеге начальнигы  Заһидуллин  Рөстәм Фидәил улы, Саба полициясенең балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү инспекторы Раил Васил улы Габдрахманов катнашты. Чара тәрбияви югарылыкта үтте. Балаларга бердәмлек, татулык, һәр кешенең милләтен хөрмәт итү, үз-үзеңне саклау,яклау,якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгырту күнекмәләре бирелде. Чара ахырында, укучылар,террорда һәлак булганнарны 1 минут тынлык белән искә алып, илебезгә тынычлык теләп, зәңгәр күккә ак шарлар очырдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев