Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Сәләтле балачак-өметле киләчәк» отчет концерты

Узып баручы елның соңгы көннәрендә барлык нәтиҗәләрне чыгарырга, яңа планнар һәм идеяләр белән яңа бәхетле һәм уңышлы елга атларга кирәк. Иске елның хәтердә бары тик күңелле мизгелләр генә калдыруы мөһим. Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы да узып баручы елны матур итеп төгәлләргә уйлады.

2020 елның 24 декабрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең «Сәләтле балачак-өметле киләчәк» отчет концерты һәм ата-аналар җыелышы узды. Чараны  мәктәп директоры Алмаз Зиннур улы ачып җибәрде, 2020-2021 нче уку елының 1 нче яртыеллыгы  нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады.Традиция буенча җыелыш укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән  концерт белән дәвам итте.

Кич буе балалар үзләренең чыгышлары белән барлык тамашачыларны, ә иң мөһиме, әти-әниләрен сөендерделәр. Кечкенә артистларның һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Балалар сәнгать мәктәбе фойесында рәсем  бүлеге укучыларының эшләреннән төзелгән киңәйтелгән күргәзмә оештырылган иде, анда төрле техникаларда башкарылган иң яхшы эшләр тәкъдим ителде. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу матур бәйрәмдә катнашкан һәркем искиткеч музыка дөньясы белән очрашты, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумды.

Бүгенге чарада балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларының осталыгын, талантлы укучыларның сәләтен тагын бер кат раслады.

Яңа 2021 елда балалар сәнгать мәктәбен яңа үрләр һәм җиңүләр көтсен, ә яшь музыкантлар барысын да кабатланмас башкарулары белән сөендерсен дигән теләктә калабыз.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев