Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«САБА ДУЛКЫННАРЫ»НА - 18 ЯШЬ

22 июль көнне районыбызда «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе оешуга 18 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.

Телерадиокомпания коллективы һәр елдагыча, халыкны үзәк мәйданга дәшеп, күңел ачу һәм ял кичәсе оештырды. Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов коллективны 18 яше белән котлап, әлеге матур яшьне 24 сәгать эшләүче «Дулкын» радиосы буларак каршылауларын, эфир киңлекләре зурайганнан-зураюын билгеләп үтте. Җа­ваплы эшләрендә уңышлар теләп, Әлфия Мө­барәкова җитәкчелегендәге коллективка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Якташыбыз Гөлсинә Сабирова иҗат иткән «Дулкын» радиосы гимны «Казан егетләре» ансамбле башкаруында беренче тапкыр яңгырады. Тамашачылар белән төрле күңелле уеннар оештырылды. Бәйрәмне танылган якташларыбыз Айдар Тимербаев, Тәслимә Низами, сәхнә осталары Римма Никитина, Зәринә Хәсәншина, Нурислам, Фәрит Низамиев, Вилдамир Баһау һәм башка бик күп җырчылар бизәде.

Фото/Видео: http://saba-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясенә 18 ел!!!

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев