Саба гимназиясе базасында ел саен үткәрелә торган яшь педагогларның методик идеяләре район фестивале узды
. Әлеге чараның максатлары булып педагогик тәҗрибә белән уртаклашу, педагогик практиканың иң яхшы идеяләрен тарату һәм иң уңышлы, креатив укытучыларны ачыклау тора. Чарада 5 елга кадәр эш тәҗрибәсе булган 51 яшь педагог катнашты. Кызыклы педагогик табышлар, нәтиҗәле ысуллар һәм мастер-класслар, укыту алымнары - болар барысы да фестивальдә катнашучыларның һәм жюри әгъзаларының игътибарына һәм югары бәясенә лаек булды. Җиңүчеләр һәм катнашучылар профсоюз оешмасы бүләкләренә, мәгариф идарәсе грамоталарына һәм катнашучы сертификатларына ия булдылар.








Нет комментариев