Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендә экологик белем һәм тәрбия

Традиция буенча, апрель – экологик белем һәм тәрбия бирү айлыгы булып тора. Айлык кысаларында укытучылар, укучылар белән берлектә төрледән төрле кызыклы ачык дәресләр, экскурсияләр, интеллектуаль викториналар, конкурс һәм уеннар үткәрәләр. Шулай ук мәктәп күләмендә төрле акция һәм флешмоблар уза. Мәсәлән, биология укытучысы Вәлиәхмәтова Г.Г. 7нче А сыйныфында “Хайваннар дөньясының үсеш исбатланышы” темасына ачык дәрес күрсәтте.

“Углеводород чыганагы буларак газ һәм нефть” темасына багышланган химия дәресендә 9нчы Г сыйныфы укучылары, укытучылары Галимова Э.И. белән берлектә, әйләнә-тирәнең нефть продуктлары белән пычрану проблемасын хәл итү юлларын өйрәнделәр.

Биология укытучысы Рәхимова М.М. 5нче классларда “География белгечләре” дип аталган интеллектуаль уен үткәрде. Биредә укучылар планетабызның табигате белән бәйле бик күп серләрне ачтылар. 1нче Д сыйныфы укучылары район үзәк китапханәсенә сәяхәт итеп, “Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән халыкара кошлар көненә багышланган чарада катнаштылар.

Укучылар белемнәрне баетуга теоретик яктан гына түгел, практик өйрәнү аша да килделәр. Мәсәлән, 1нче Б сыйныфы укучылары туган як табигатен өйрәнүне Байлар Сабасы бистәсе җирлегендә урнашкан чишмәләрне өйрәнүдән башладылар. Хәзерге вакытта барлык гимназия укучылары алда булачак “Макулатура җыеп, культура дәрәҗәңне күрсәт!” мәктәпкүләм акциягә әзерләнәләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев