Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба гимназиясендәге сайлау участогында иң беренче булып тавыш бирүчегә истәлек бүләкләре тапшырды

Бүген Татарстанда - Бердәм тавыш бирү көне. Үзара салым буенча референдумда тавыш бирү буенча Саба гимназиясендә урнашкан 24-25 сайлау участогында да иртә баштан активлык сизелде.

Иң беренче булып тавыш биргән Раил Ганиевка һәм гражданлык бурычын тәүге тапкыр үтәүче студент Айгөл Фазыловага сайлау участогы җитәкчесе Айгөл Хәнәфиева тантаналы шартларда истәлек бүләкләре тапшырылды. Фойеда сайлаучылар өчен чәй табыны да хәстәрләнгән иде.”Сабада соңгы елларда күзәтелгән матур үзгәрешләрне күреп шатланам. Юллар да яңартып төзекләндерелә, тирә-юньдә яшеллек, бар җирдә чисталык хөкем сөрә. Әлбәттә, һәркайсыбыз бистә мохитен яхшыртуга үзеннән күпмедер өлеш кертергә тиештер, шуңа да үзара салым кирәклеген аңлыйм. Менә безнең бакча башында гына зур спорт объекты төзелеп килә. Аның янәшәсе яктыртылды, агачлар утыртылды. Шулай да әле бу тирәдә матурлыйсы урыннар бар. Киләчәктә стадион аша мәктәптән кайтучы балалар, үзәк базарга таба баручылар өчен җәяүлеләр сукмагы да барлыкка килер дип өметләнәбез” ди Сабаның Киров урамында яшәүче ветеран Гафур ага Галиев. Көндезге сәгатьләргә сайлау исемлегендәге 1263 кешенең 396сы тавыш биреп үзенең гражданлык бурычын үтәде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев