Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба  китапханәсендә шагыйрь, язучы Рашат  Низамиев белән очрашу

Бүген  район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесен, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” дигән әдәби кичә уздырылды.

Бүген  район китапханәсендә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесен, язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” дигән әдәби кичә уздырылды. Язучы белән очрашуда “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр” клубы, авыл китапханәчеләре катнашты.

Рашат Низамиев үзенең тормышы, иҗат юлы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

“Ни өчен   язучы булып киттем? Агроном  да түгел,  хәрби офицер да  түгел. Бу турыда   үземә үзем сорау куйганым һәм җавап та биргәнем бар. Беренчедән, бабай  авыл  мулласы   иде. Мулла  кеше, беләсез,  укымышлы зат. Ул мине гарәпчә  язарга  өйрәтте,  үзе гел шигъри  юллар  белән   сөйләшә  иде. Әти  шулай  ук шигырьләр  язгалый  иде. Без журналист Тәлгать Нәҗмиев  белән  бик  дуслар  идек. “Җиңү байрагы”нда әтинең шигырьләре  чыкты. Димәк,  язучылык  сәләте әтидән дә килгәндер  инде. Өченчедән, минем  әни почтальон   булып эшләде.  Аңа газета-журнал ташырга колхоздан ат бирәләр иде. Мин дә, атка  атланып, әни  өчен почта ташыдым. Әнинең  гәҗитләр белән шып тулы зур  сумкасы  бар иде.”Яшь ленинчы”,  “Ялкын”  журналларын  укып  үстем.  Беренче  шигырьләрем “Ялкын”  журналында V сыйныфта  укыганда  басылды. Балалар матбугаты оештырган конкурслар катнаша  идем. Өченчесе, әгәр дә Ходай Тәгалә,  менә син  язучы  буласың дип маңгаема  төртмәсә язучы булмас та  идем. Мин  язучылыкны табигать биргән   бүләк дип  саныйм”, – дип   сөйләде  якташыбыз, 18 китап  авторы ничек  каләм иясе булып китүе  турында.

Чара язучы турында видео фрагментлар күрсәтү белән үрелеп барылды. Шулай ук кичә барышында Зөлфия Зиннурова башкаруында Рашат Низамиев сүзләренә язылган “Саба чишмәләре” җыры да яңгырады.

Районыбызның каләм ияләре Илмира Гыймаева, Миннегөл Манихова, Рөстәм Зарипов, Рәйсә Имамиева, Илдар Яхин  сөйләде.

 

Тарихчы Илдар  Сафин,  Мәгъсум Галиуллин,  ветеран  укытучы Розалия  Мөхәммәдиева Рашат Мияссәр  улы белән бәйле истәлекләрен  уртаклаштылар.  

Кичә ахырында китапханә исеменнән якташ язучыга истәлекле бүләк тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X