Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба – Ляншань-ийск дуслаша

Сәнәгатьтә дөньякүләм яңа технологияләрне куллану, социаль культура өлкәсендә заманча алдынгы методикалар белән тарихи белемнәрне күтәрү, үзара хезмәттәшлекне булдыру максатында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән Кытай Халык Республикасының Сычуань провинциясе Ляншань-ийск автономияле округы вице-губернаторы Сяо Чунь ике арада туганлык мөнәсәтбәтләре урнаштыру омтылышы турында беркетмәне имзаладылар.

Яклар Саба муниципаль районы һәм  Сычуань провинциясенең Ляншань-ийск автономияле округы арасындагы үзара дуслык элемтәләрен актив  үстерү, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, туризм өлкәләрендәге багланышларны  яхшырту турында  килештеләр. Әлеге чара Казан шәһәрендә үтте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев