Саба муниципаль районы командасы Татарстан Республикасы данын яклады
18-21 нче июль көннәрендә Мәскәү өлкәсенең «Патриот» мәдәният һәм ял паркында ел саен үткәрелә торган «Җиңү-2018» бөтенроссия хәрби-спорт уенының финал өлеше узды.
Татарстан Республикасы данын Саба муниципаль районы командасы яклады. Команда составында Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет мәктәп-интернаты һәм Шәмәрдән лицее укучылары катнашты. Җитәкчеләре Петров Александр Владимирович һәм «ЮНАРМИЯ» региональ бүлекчәсе штабы башлыгы Валиуллин Дилюс Миндельевич иде. Саба командасы Финал уеннарда Республика этабында 1 урын яулаганы очен катнашты.
Финалда Россиянең 85 төбәгеннән 800 дән артык юнармияче катнашты. Нәтиҗәдә барлык конкурсларда катнашып Саба командасы 7 нче урын яулап кайтты.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев