Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба район суды рәисе Дамир Сабиров белән әңгәмә

Ел башы – узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау чоры. Шул уңайдан Саба район суды рәисе Дамир Сабиров белән әңгәмә кордык.

 –Дамир Рәисович, “суд” сүзеннән  күпләр шүрли, монда килергә язмасын дип тели. Чынбарлыктагы эшләрнең бөтенләй башкача торганлыгын саннар белән дәлилләсәгез  иде.

  –Әлбәттә, гаепләнүче булып, судка беркемгә дә килергә язмасын. Ни кызганыч, кайберәүләр ялгыша, җинаять эшли һәм җәзага тартыла.  Мисалга, 2018 елда федераль судьялар 54 кешегә карата ачылган 50 җинаять эше карадылар. Болар чит милеккә  кул сузучылар, хакимият вәкиленә карата көч кулланучылар,  мошенниклар, белә торып кеше сәламәтлегенә зыян салучылар, наркотик матдәләрне законсыз кулланучылар һәм башкалар.  Күбесенең даими эш  урыннары  юк һәм элек хөкемдә булган  кешеләр. Шулар арасында исерткеч эчемлекләр кулланганнан сон җинаять кылучылар да күп. Судка кергән җинаять эшенең саны  2017 елныкы белән  чагыштырганда 4кә артты. Әйтеп үткән саннарга әле 108 төрле материаллар кермәде, алары суд кабул иткән карарны үтәтү белән бәйле. Моннан тыш  җәмәгать  судьялары 69 җинаять эше карадылар. Болары – үтерү белән  янаучылар, административ җаваплылыкка тартылган килеш  кабат исерек хәлдә транспорт белән  идарә итүчеләр, кеше  кыйнаучылар...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев