Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы суды наркотик сатып алганы өчен 19 яшьлек егеткә хөкем карары чыгарды

Агымдагы  елның  18 апрелендә кеше талаганы һәм  урлашканы  өчен  аңарчы да хөкем ителгән 2002  елгы Казанда  яшәүче  Д. Сабага  кайтышлый Иске  Шигали авылы  янында  билгесез  кешедән үсемлектән  әзерләнгән биш  төргәк  наркотик  матдә сатып  ала.

Шушы  көннәрдә район   суды  наркотик матдәне законсыз сатып алган һәм саклаган өчен 19 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Аларны трусигының билбавы  эченә  яшерә. Сабага  кайтып  җиткәч Д.ны полиция хезмәткәрләре туктата. Наркотик  матдә 40 минут  дәвамында тикшерү  үткәрелгәннән соң табып  алына. Экспертиза вакытында  гашишның (анаша, канннабис сумаласы) 3,73 грамм тәшкил иткәнлеге  ачыклана.  Бу инде  җинаять  эше  кузгатыр  өчен  җитәрлек күләмдә матди дәлил булып  санала.    

 Гадел  хөкем каршында Д. үзенең  гаебен тулысынча таный һәм  мәхкәмә карарын   суд  тикшерүе  үткәрмичә генә чыгаруны  сорый. Суд аның хәрәкәтләрен  РФ җинаять  кодексының 228нче  статьясы 1нче бүлеге (сату  ниятен   күздә тотмыйча гына законсыз рәвештә шактый күләмдә наркотик матдә сатып  алу һәм  саклау)  буенча  квалификацияли. Кылган  гамәле  өчен   чын   күңелдән үкенүе,  җинаятьне тикшерүгә  актив булышлык итүе, яшәү  урынында  уңай характерлануы  җинаять җаваплылыгын  җиңеләйтә торган  шарт  дип табылды. Шул  ук  вакытта җәза билгеләгәндә Д.ның кабат җинаять  кылуы да (рецидив)  исәпкә  алынды. Элек тә хөкемгә тартылган ир-атка карата суд аны ел ярымга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. РФ Җинаять кодексының 73нче маддәсе нигезендә билгеләнгән җәза шартлы хөкем карары дип бәяләнде һәм  Д. ел  ярым сынау  срогы  белән иректә  калдырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев