Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыены

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары төгәлләнде. Соңгысы 16 февральдә Саба мәдәният йортында үткәрелде.

Зал тулы булмаса да, чыгыш ясаучыларны ЗУМ линиясеннән тыңлаучылар һәм “Саба таңнары” инстаграмыннан туры эфирда караучылар да шактый иде. Нәтиҗәдә җыенда күтәрелгән мәсьәләләрдән күпләр хәбәрдар. Инде җирле үзидарәнең 2020 елдагы эшчәнлегеннән кайбер күрсәткечләр белән газета укучыларыбызны да таныштырыйк. Куандырганы шул: Сабада демография вәзгыяте уңайга үзгәргән. 2020 елда җирлектә халык саны 94 кешегә арткан. Балалар 2019 елдагыга (106) караганда 9га күбрәк туган. Коронавирус белән яманатлы ел булса да, үлем-җитем кимегән. Күпбалалы гаиләләр саны 43кә арткан, ягъни 229га җиткән. Социаль учреждениеләр җитәкчеләре ясаган чыгышлардан күренгәнчә, бюджет хезмәткәрләренең эш хаклары да күтәрелгән. Халык тормышына уңайлы шартлар тудыруга яңа цехлар ачкан, өстәмә эш урыннары булдырган шәхси эшмәкәрләр дә өлеш керткән. Тормышның яхшыра баруы җыенда бирелгән сорауларның кими баруында да күренә. Әйтик, юллар тигез булып, шәхси транспорт саны артса да, әйбәт түгел икән.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев