Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба тәҗрибәсе республикада керерме?

Районыбыз коммуналь хуҗалык өлкәсендә яңа­лыклар кертүдә республикада соңгы елларда пионер булып танылды. Байтак кына пилот проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Өченчекөн эш визиты белән Сабага килгән “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да район белән танышуын коммуналь тармактан башлады.

Муниципалитетлар башлыгын беренче чиратта Саба күптармаклы җитештерү предприятиесендә биокалдыклар җыюның оештырылуы  кызыксындырды. Бу  эшкә  районда 2014 елның октябрендә старт бирелгән  иде. “Үлгән терлекләрне алып кайту өчен махсус машина көндәлек заявка нигезендә йөреп тора. Заявка бирүченең исем-фамилиясе  аерым журналга теркәлеп, учеты алып барыла, халыкка бу хезмәт түләүсез  күрсәтелә, өзек­лекләр юк. 2017 ел­да  4879 үлгән терлек җый­налды, быел да књп. Биокалдыкларны Алабугадан ике атнага бер  алып китәләр”,– дип сөйләде предприятие директоры Илнур  Хәбибуллин әлеге юнәлештәге эшчәнлек турында.

    Әгъзам Гобәйдуллинны территорияләрне биотермик чокырлардан арын­дыру максатын күздә тоткан экологик проектны барлык муниципалетитларда гамәлгә кертү мөмкинлекләре, аны финанслау  механизмнары  кызыксындырды. Саба районының биокалдыклар җыйнауда старт мәйданчыгына әве­релүе, әлбәттә,  Рәис Миңнехановның алдан күреп кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X