Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба яр буе ямьлеләнә

Быелгы җәй безне эссе көннәре белән сөендермәсә дә, Байлар Сабасының “Ямьле Саба” яр буе мәйданындагы халык телендә “пляж” исеме белән йөртелүче урынга табигать белән хозурланырга тукталучылар җитәрлек.

 Чөнки биредә тукталып ял итәргә, сөйләшеп аралашырга махсус мәйданчыклар булдырылган, учакта шашлык пешерергә, казан асарга уңайлыклар тудырылган. Биредә бу көннәрдә кызу эш кайный. “ПМК-Мелиорация” хезмәткәрләре тарафыннан яр буена агачлар утыртыла, су агу өчен җайланма эшләнә, ике яр буен тоташтыра торган тротуар эшләнә. Кыскасы, эшләп аргач, иркенләп, тынычлап ял итәргә теләсәгез, “Ямьле Саба” яр буена рәхим итегез! - дип хәбәр итә Саба шәһәр җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев