Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Сабада балалар техник иҗатына ярдәм итү һәм үстерү буенча район фестивале узды

Һөнәр –кулдагы алтын беләзек, ди халык. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Әмма гомерлек юлны сайлау җиңел түгел. Шуңа да бу хакта бала чактан үк уйлана башларга кирәк диләр белгечләр.

  Районыбызда балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтүгә, ягъни һөнәри юнәлеш бирүгә элек-электән зур әһәмият бирелә. 2019 елдан гамәлгә ашырылучы «Saba Balahoner «һөнәрләр шәһәре» программасы һәм ел саен һөнәри осталык буенча башлангыч белемнәрне ныгытучы «Яшь мастер» («BabySkills») чемпионаты да шул максатларга хезмәт итә. Ел саен уку елы тәмамланганда, әлеге чемпионат кысаларында республикакүләм ярышларда нәтиҗәле чыгыш ясап, призлы урыннарга лаек булган һәм техник иҗат юнәлешендә төрле бәйгеләрдә  җиңү яулаган укучылар   зур тантанага чакырылып хөрмәтләнә. Быел да “Оста” балалар иҗат үзәге каршына булачак төзүчеләр, агрономнар, дизайнерлар, пешекчеләр һәм тагын 30га якын төрле һөнәр осталары җыелды. Балаларның шатлыклары белән уртаклашырга бәйрәмгә әти-әниләре, укытучылары да килгән иде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләү чыгышын балаларны һөнәри осталыкка өйрәтү өчен мөмкинлекләр тудырган, “Оста” кебек иркен, матур бина булдырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтүдән башлады. “Һөнәрле кеше- иң бай кеше. Аны сатып алып булмый. Бу зур хезмәт. Балаларның сәләтен күрә белгән укытучыларга,  уңышлары өчен куанып, һәрьяклап үсендереп торучы әти-әниләргә дә зур рәхмәт. Укучыларга  киләчәктә яраткан эшле, һөнәрле булып, игелекле хезмәт итеп яшәргә язсын ”,- дип, балаларның уңышларында аларга тәрбия кылучы әти-әниләрнең, остазларның өлеше зур булуын да билгеләп үтте.  “3 D дизайн", “График дизайн" , “Рәсем сәнгате”, “Кием һәм аксессуарлар дизайнеры", ”Чәчтараш сәнгате",”Ресторан сервисы", “Башлангыч сыйныф укытучысы",“Музыкаль җитәкче”,“Төзүче- ташчы”, “Интерьер дизайны”,”Медицина һәм социаль тәрбия", «Кунакханә администраторы" компетенцияләрендә төбәк һәм төбәкара этапларда алдынгы урыннарны яулаган укучыларга Мактау кәгазьләре һәм акчалата призлар тапшырылды. Балаларның уңышларын күрү, әлбәттә, әти-әниләр өчен дә зур горурлык. “Улыбыз  Мурат гимназиянең 4 сыйныфын тәмамлады. Чемпионатта  “Кунакханә администраторы" компетенциясендә төбәк һәм төбәкара этапларда катнашып, 2 урыннарга лаек булды. Үзе дә бик тырышты, остазы Лилия Илһам кызының да ярдәме зур булды. Мондый конкурс-бәйгеләрне балалар өчен бик кирәк дип саныйм. Безнең компетенциядә, мәсәлән, балалар кеше белән аралашу осталыгына өйрәнәләр, сөйләм телләре арта. Һөнәргә дә өйрәнәләр, өстәвенә менә шулай тырышлыкларын куреп бүләклиләр дә әле. Рәхмәттән башка сүз юк”,-ди Эльвира ханым Мәүлина улының уңышы өчен куанып.

  Сабаның "Шоколад" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Чиләбе шәһәрендә узган "Россиянең инженер кадрлары" халыкара Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү технологик конкурсының "ИКаРенок" категориясендә республика этабында 1 урынга ия булып, Россия этабында "Оформление проекта" номинациясендә 3 урын яуладылар. Балалар тренерлары белән берлектә конструкторлар ярдәмендә "Евро Акцент САБА" предприятиесенә су чистарту җайланмаларын ясауны автоматлаштыру өчен проект төзегәннәр. Чара барышында нәни осталарны да әти-әниләре белән бергә чакырып тәбрикләделәр. Алга таба һөнәри осталык буенча «Профессионаллар 2026»  чемпионатының төбәк этабында “Цифрлаштырылган игенчелек”, “Агророботлар”, “Агроҗитештерүнең интеллектуаль системалары”,”Йөк машиналарына хезмәт күрсәтү”, “Кирпеч салу”,”Йөк машинасы йөртүчесе”, “Авыр техника белән хезмәт күрсәтү”,”Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү” компетенциясендә уңышка ирешкән укучылар хөрмәтләнде.  2025-2026 уку елы нәтиҗәләре буенча күчмә Кубок  быел да иң күп ярышларда катнашып җиңү яулаган Шәмәрдән Үсеш лицее укытучысы Павел Осиповка тапшырылды.

  Бәйрәмнең икенче өлеше “Оста” балалар иҗат үзәгенә күчте. Биредә килгән кунаклар өчен төрле түгәрәкләрдән мастер-класслар, күрсәтмә чыгышлар тәкъдим ителде. (ФОТОЛАР ГАЛЕРЕЯДА)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев