Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яңа завод ачыла

Районыбыз төзүчеләрен бетон белән “159нчы ПМК” тәэмин итәчәк

 Сабадагы 159нчы күчмә механикалаштырылган  колонна (ПМК) райондагы зур  күпчелек учреждениеләрне, җитештерү объектларын,  күпкатлы торак йортларны сафка бастырган төзелеш оешмасы буларак  яхшы билгеле.

Биредә үз һөнәренең  профессионаллары үсеп чыкты. Төрле юнә­лештә  өстәмә  эшчәнлек тә  алып  бара: тимер эшләнмәләр, кое боҗ­ралары җитештерә, транспорт хезмәте күрсәтә. Быел җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыять тагын бер юнәлешкә нигез  салды.  Индустриаль парк территориясендә “Саба-Бетон” заводын эшләтеп җибәрәчәк.

“Төзелешкә быел гыйнвар аенда ке­решкән идек. Бетон җитештерү за­воды җиһазларының күпчелек өле­шен Казан монтажчылары үзләре  ясадылар һәм урнаштырдылар. Җи­­тештерү циклы өчен үзтөягеч са­тып алдык, инерт материаллар бун­керы корылды. Тулысынча автоматлаштырылган завод сәгатенә 50 кубометр бетон эшләп чыгара алачак.  Маркалары М100дән М350гә кадәр тыгызлыкта  булачак. Шушы характеристикасына  карап механизм бетон җитештергәндә ку­шыла торган бөтен чималны кило­граммына кадәр төгәл үлчәп ала. Бе­тонга теләсә нинди гравий, ком да бармый.  Аның катнашманы нык итә торганы гына сайланачак”, – ди 159нчы ПМК җәмгыяте директоры  Илнар Нәбиуллин.

Әлбәттә, бизнес-план булдырганда җитәкче сату базарын ныклап өйрәнгән. Шунсыз үз табышыңнан зур  чыгымлы җитештерүгә керешә алмыйсың. Хәзерге вакытта районыбызга бетонның күпчелек  өлеше  Казаннан,  Кукмарадан  китерелә. Шә­мәрдәндә дә завод эшли. Ягъни кон­куренция бар дигән   сүз. Хәзер шәхси йортларның да нигезен тоташ бетон агызып  тутыручылар байтак. Гомумән, әлеге материалга ихтыяҗ арта барачак.

“Төп  клиент­ларыбыз шәхси хуҗалыклар. За­яв­ка нигезендә миксер белән   ки­тереп бирәчәкбез. Шулай ук районда социаль-культура объектлары төзү­челәрне дә үзебезнең  клиентларыбыз  итеп    күрәбез.  Максат югары  сый­фатлы бетон ясап  чыгару,  марканы  төшермәү. Завод Сабаның Завод тыкрыгында (Заводской переулок) 4нче бинада  урнашкан”, – ди Илнар Нәбиуллин.  

Завод районда 5 өстәмә хезмәт  уры­ны булдырырга мөмкинлек бир­гән. Хәзер 7 кеше эшли, шуларның икесе  – оператор. Җәйгә тагын ике  эш­че  кирәк булачак.

Әнә шулай индустриаль парк  мәй­данчыкларында буш бизнес нок­таларына җан иңә, эшмәкәрләр үз эшен ача. Иң әһәмиятлесе: рай­ондаш­ларыбыз өчен яңа эш урыннары барлыкка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев