Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада иминлек каешларын эләктермичә йөрүчеләрне тоткарладылар

“Тоннель” чарасы

  Узган атнада дәүләт ав­то­инспекциясенең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Байлар Сабасының Мәктәп урамында иминлек каешларын эләктермичә йөрүчеләрне ачыклау максатында чираттагы “Тон­нель” операцисе үткәрделәр. Барысы 89 автомобиль тикшерелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 15 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шуларның 9ына иминлек каешын эләктермәгән өчен беркетмә төзелде. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр арасында әлеге таләпне үтәүгә салкын караучылар еш ачыклана. Быел 6 айда 1171 йөртүченең штрафка тартылуы шул хакта сөйли. Алар арасында иминлек каешларын дөрес итеп эләктермәүчеләр дә бар. Чара барышында кагыйдә бозган өчен элек салынган штрафларын түләмәүчеләрне дә ачыклау чаралары күрелде. Агымдагы елда КоАПның 20.25 статьясы нигезендә 117 йөртүче җаваплылыкка тартылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев