Бәйге «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» региональ иҗтимагый оешмасы инициативасы белән район мәдәният йорты һәм Саба мөхтәсибәте теләктәшлегендә үткәрелде.
Ел саен изге Рамазан аенда «Саба якташлары» региональ иҗтимагый оешмасы райондашларыбыз өчен дини чара оештырып куандыра. Узган ел дини конкурс балалар арасында үткәрелгән булса, быел бәйгегә олылар чакырылды.
Конкурста 22 ялгыз җырчы һәм 3 фольклор коллектив катнашты. Башкару осталыгын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор, автор-башкаручы Гөлсинә Сабыр җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Иң оста мөнәҗәт башкаручы исеменә хатын-кызлар арасында Олы Шыңар авылыннан 89 яшьлек Дания апа Хаҗиева, ир-атлар арасында Явлаштау авылыннан Ринат ага Шамилов лаек булды. Фольклор коллективлар арасыннан Шекше авылыннан килгән Алсу Ханнанова һәм Лилия Әмирова ансамбленә тиңнәр булмады. Җиңүчеләргә призларны «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» региональ иҗтимагый оешмасы президенты Мәҗит Салихов һәм район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды. Барлык катнашучылар да «Земляки Сабинского района – Саба якташлары» региональ иҗтимагый оешманың Рәхмәт хатына ия булдылар.
Чара турында тулырак «Саба таңнары»ның чираттагы санында укый алачаксыз.
Поделитесь с друзьями
0
0


Нет комментариев