Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Полиция Кыш Бабае бүләк өләште

Яңа елда барлык балалар да куанырга тиеш.

Татарстанда балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, көнкүреш җинаятьчелеген, караучысыз калган балаларны ачыклау буенча профилактика эшен яхшырту, социаль яктан кыен хәлдәге гаиләләргә булышу, халыкның хокук саклау органнарына ышаныч дәрәҗәсен арттыру, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторларның, участок вәкаләтлеләренең абруен күтәрү максатында игълан "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" республика акциясе кысаларында Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан социаль яктан имин булмаган гаиләләргә Яңа ел бүләкләре сатып алу өчен акча җыю оештырылды. 25 декабрьдә балигъ булмаганнарның эшләре буенча инспектор, полиция капитаны Раил Габдерахманов Саба районының балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хезмәткәрләре белән берлектә ПДНда учетта торучы 15 гаиләдә булдылар. Полиция Кыш бабае барысы 30 балага Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев