Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сабада саф татарча сөйләшәләр“

Шушы кышкы матур көн­нәрдә, районыбызда,Саба мөхтәси­бәтенең яшьләр бүлеге оештырган Мөселман яшьләре җыены үтте.

Казан шәһәреннән кайткан бертөркем кызлар-егетләр иң беренче Саба җамигъ мәчетенә тукталдылар. Күмәкләшеп өйлә намазы укыганнан соң, бер кат урнашып, хәл-әхвәл белешкәч,  яшьләр  район үзәге белән танышырга урамга юнәлделәр. Шөкер, хәзер Сабабызда кайткан кунакларга күрсәтү, гомумән, ял вакытларын кү­ңел­ле итеп  үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Сабинка яры буендагы манзарага соклануларын яшермәделәр яшьләр. Әле тюбингларда тау шуып та рәхәтләнделәр. Кунакларга бирегә экскурсияне район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов оештырды. Икенче көннең иртәсе Лесхоз бис­тәсенең “Нургали” мәчетендә иртәнге намаз уку белән башланып китсә, өйлә намазына инде яшьләр Иләбәр мәчетенә җыелдылар. Авыл имамы Рушан хәзрәт Гыйльманов һәм мәчеткә йөрүче апалар мул итеп әзерләнгән табын белән каршы алдылар яшьләрне. Аннары сәяхәт Шәмәрдән бистәсендә дәвам итте. Анда шушы чараның төп өлеше - балаларга дини конкурс үткәрелде. Шәмәрдән бистәсенең “Шатнур” мәчете кырмыска оясыдай гөҗ килде бу көнне. Балалар дүрт командага бүленеп, дини гыйлемнәрдә көч сынашты. Бу чарадан һәркем дә канәгать калды. Мәчетнең имам-хатыйбы Сәид хәзрәт килгән кунакларга шундый матур чара оештырганнары өчен барлык әти-әниләр һәм балалар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңыннан яшьләр Шәмәрдән тимер юлы вокзалыннан Казан каласына юл тоттылар. Мөселман яшьләре Сабабызны бик ошаттылар. Саубуллашканда кунакларның берсе Альмир Закиров: “Сабада бик ихлас, ачык күңелле халык яши икән. Аеруча ошаганы – биредә саф татар телендә сөйләшәләр, һәркем белән туган телдә рәхәтләнеп аралашып була”, дип, тәэсирләре белән уртаклашты. Мондый чаралар, күрешүләр, әлбәттә, безне якынайта, дуслаштыра, аралаштыра. Очрашулар дәвамлы, Аллаһы Тәгалә һәр кылган гәмәлебездән разый булса иде.

Алмаз Галимҗанов,

район мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев