Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада - ТАССРның 100 еллыгы әләме

ТАССРның 100 еллыгы татар халкының тарихында мөһим даталарның берсе. Әлеге чараны бәйрәм итү кысаларында республика районнарында ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме эстафетасын кабул итү тантаналары дәвам итә. Узган шимбәдә тарихи символны безнең район кабул итте. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы әләме ул көнне районда уздырылган күп кенә бәйрәм чараларында җилфердәде.

undefined

Тарихи әләмне Саба чигендә милли көйләр астында чәк-чәк белән зурлап каршы алдылар райондашларыбыз.­ Са­ба муниципаль районы башкарма комитеты ап­параты җитәкчесе Марат Кә­римов флагның Россия Федера­ция­сенең 8 төбәгендә булып, Та­тарстанның барлык 43 муниципаль берәмлегендә һәм ике шәһәр округы буенча узуын һәм эстафета тәмамлангач, ТР Милли музеена тапшырылуын әйтеп узды һәм “Әләмне зур го­рурлык белән каршы алып, бүген районда үтәсе чараларда хөрмәтләнергә чакырабыз”-диде.

Әләм беренче булып бистә­безнең иң ямьле урыны- Саба Яр буена таба юл алды. Көчле алкышлар астында аны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов кабул итеп, тантаналы шартларда әләмгә Саба районы гербы төшерелгән тасманы беркет­те.

undefined

“ТАССРның 100 еллыгы әлә­ме эстафетасын шатланып кабул итәбез. Уйлап карасак, 100 еллык тарих эчендә күпме уңышлар, күпме кичерешләр ята. Гөрләтеп яшәгән, чәчәк аткан республикабыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Татарстан тормышында 90 еллык бай тарихы булган Сабабыз да лаеклы урын били. Бу көннәрдә аның юбилеен билгеләп үтәбез, форсаттан файдаланып, райондашларыбызга ихлас тәбрикләүләремне җиткерәм. Исән-имин булып, аның 100 еллыгын да, киләчәк буыннарга меңъеллыгын да каршы алырга язсын”, - диде район башлыгы. Бәйрәм чарасы “ТАССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгеләрен тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Истәлек билгесенә мелиорация өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Са­ба Мелиорация” ПМК”сы җәм­гыяте баш инженеры Фаяз Кәбиров, куркыныч­сызлык техникасы буен­ча баш инженеры Надил Үтә­гә­нов, төзелеш өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм районның социаль-икъ­тисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен “159нчы ПМК” җәмгыяте директоры Фәргать Нәбиуллин лаек булды. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр Алмаз Әхмәтовка һәм Айнур Гатауллинга үзләре җитештерә торган товарларга “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесен куллануны раслаучы Сертификат та тапшырылды.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев