Сабага «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Башкарма комитет рәисе урынбасары Ирек Шәрипов килде
Җитәкче Саба бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышты, район хакимиятендә узган пленар утырышта катнашты.
Бүген Сабага Бөтендөнья татар конгрессыннан Башкарма комитет рәисе урынбасары Ирек Шәрипов килде һәм оешманың Саба бүлекчәсе эшчәнлеге белән танышты. Эшлекле сәфәргә Казан журналистлары да кушылды. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, республикада эшләп килүче татар милли оешмалары эшчәнлеген бер мәгълүмати кырга туплаучы, алар өчен даими аралашу мәйданчыгы булырдай радиотапшырулар циклын әзерли.
«Һәр тапшыруда республикабызның бер районы, андагы матур эшләр, проблемалар, төбәкнең тарихы, халыкның яшәү рәвеше, үзенчәлекләре турында сөйлибез. Республикабызның күп районнарында булырга өлгердек инде. «Татарлар: үз өемдә – үз көем» тапшыруының чираттагысы Саба районына багышланачак» ди алып баручы Гөлназ Ибраһимова. Кунаклар Сатыш мәдрәсәсендә, тарихчы Илдар Сафинның Юлбаттагы авыл йорты музеенда, Сабаның тирхны өйрәнү музеенда, район үзәк китапханәсендә, Тукай паркында булдылар. Кунакларны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Кәримов, Конгрессның Саба бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлов озатып йөрде. Сәфәрнең икенче өлешендә район хакимиятендә Бөтендөнья Татар конгрессының җирле бүлекчәсенең пленар утырышында катнаштылар. Киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов, мәгариф, мәдәният бүлеге җитәкчеләре, район мөхтәсибәте вәкилләре, китапханәчеләр, клуб мөдирләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чыгышлардан соң Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә башкарган хезмәтләре өчен райондашларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Тулырак «Саба таңнары» газетасында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев