Сабага РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова килде
Депутат «Тургай» приютында булды, «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты»нда «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә уздырды
Сөйләшүдә республиканың 19 муниципаль берәмлек вәкилләре, районыбызның мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау учреждениесе җитәкчеләре катнашты. Чарада катнашучыларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләде. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Югары Утар балалар интернат-йортының попечительләр советы рәисе Марат Галиев, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты.
Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән һәм сәламәтлек саклау министрлыклары белән берлектә игълан ителгән «Гаилә кунакханәсе» иҗтимагый проекты быелның 1 августында старт алды. Мондый бүлмәләр Татарстанның 31 районында булдырылып, балалар йортларында, интернат-мәктәпләрдә, социаль приютларда, интернат-йортларда тәрбияләнүчеләргә әти-әниләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм гаиләләре белән кушылырга ярдәм итүне максат итеп куя. Гаилә бүлмәләрендә балалар һәм ата – аналар вакытларын бергә үткәрә, әйтик,китап укый, шахмат уйный, бергәләп чәй эчә. Опекуннар өчен-бу шулай ук балаларны яхшырак белү өчен яхшы мөмкинлек. Ата-аналар белән психологлар һәм педагоглар эшләячәк, алар баланы кабул итәргә һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк. «Безнең бурыч-барлык балалар да туган гаиләләренә кайтсын, ә ата-аналар үз балаларының тормышы өчен җаваплылык алсын һәм тәрбия һәм үсеш буенча үз бурычларын үти башласын»,-диде Татьяна Ларионова.
«Гаилә кунакханәсе» Иске Икшермәдәге «Тургай» приютында, Югары Утар балалар балалар интернат-йорты»нда булдырылган. Ул бүлмәләр тиешенчә җиһазландырылган. Биредә өйдәге кебек җылы мөһит хөкем сөрә. Учреждениенең барлык белгечләре һәм педагоглары белән гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен өстәмә чаралар, дәресләр үткәрелә.
Югары Утар интернат-йортында узган киңәшмә эшендә катнашучыларның һәрберсенә оештыручылар Гаилә елы символы булган ромашка - беләзекләр тапшырдылар. Беләзекләрнең төсләре буенча төркемнәргә бүленеп, катнашучылар белән алты мәйданчыкта кызыклы мастер-класслар үткәрелде. Чарада катнашучылар балалар белән бергә төрле кул эшләре иҗат иттеләр. Бу очрашуның иң тәэсирле һәм матур өлеше булгандыр, мөгаен. Киләсе күчмә утырыш тагын бер айдан Питрәч районында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев