Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалылар сабырлык күрсәтер

Өченчекөн Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм район прокуроры Зөфәр Абитов “Дулкын” радиосында коронавируска бәйле вәзгыятькә кагылышлы мәсьәләдә радио тыңлаучылар белән турыдан-туры элемтә үткәрде. Алар район халкының көн­үзәк сорауларына җавап бирделәр.

Ә халык үз-үзеңне изоляцияләү чорында кайбер предприятиеләр, шәхси  эшмәкәрләр эштән туктаганнан  соң  хезмәт  хаклары  сакланып  калырмы дип борчыла. Беренче  сорау да  шул хакта булды.  Зөфәр Абитов  әлеге  сорауга  җавап биреп, Россия  президенты  Указы  нигезендә 4 апрельдән 30 апрельгә кадәр  хезмәт  хаклары  саклана торган түләүле эшләми торган   көннәр игълан ителүен  әйтте. “Әлеге   чорда эш бирүчеләр үзләрендә эшләүчеләрнең  хезмәт хакларын  саклап калырга тиешләр. Мин уйлыйм, бу  мәсьәләдә тоткарлык булырга тиеш түгел.  Һәр  җитәкче дә моңа җаваплы  карарга бурычлы. Әгәр түләмәү яки эштән азат итү фактлары булса, беренче  чиратта прокуратурага һәм  дәүләт хезмәт инспекциясенә   мөрәҗәгать итәргә   кирәк. Һәр факт буенча  да тикшерү  үткәреләчәк”,– диде  прокурор. “Бу  очракта эш тукталып тору  аркасында табышы булмаган оешмаларга, эшмәкәрләргә  авырга  туры  киләчәк. Аларның  реестры булдырылды. Проблемалары  булган эш  бирүчеләр “Работа  в России” порталында теркәлү   узарга  тиешләр. Бу  юнәлештә районда  эш  алып  барыла. Кем теркәлмәгән, ни  өчен теркәлмәгән, безнең  урынбасарларыбыз алар белән элемтәдә. Киләчәктә нинди проблемалар туа, шуның  нигезендә документлар рәсмиләштереләчәк.  Шуңа   күрә беренче  этап – порталда теркәлү  узу  кирәк. Борчыларга   кирәкми.  Дәүләт   контролендә булган проблемалар  һәрвакыт  чишелде.  Монысы белән  дә шулай  булыр дип  уйлыйм”,– дип аны тулыландырды  Рәис Миңнеханов һәм хәл итәсе  мәсьәләләрдә фикерләре булган  кешеләрнең үз тәкъдимнәрен  вакытында  хакимияткә җиткерүләрен сорады. Хәзерге   көндә прокуратурага эшмәкәрләрнең эшләми торган   көннәр өчен хезмәт  хаклары түләүләрдән баш  тартулары турында хәбәрләр  алынмаган. Аларга салымнар,  төрле  субсидияләр буенча  ярдәм  чаралары  каралган.

Радио тыңлаучыларны коронавирусны ачыклау максатында экспресс-тест узу мәсьәләсе дә кызыксындырды.  “Вакцина да, тесты да булыр.  Сабырлык һәм  хөкүмәт карарларын  үтәргә,  табиблар кушканны  үтәргә  кирәк.  Бүтәнчә  сакланып  булмый. Аллага  шөкер,  районда бүгенге  көндә коронавирус юк, була  да  күрмәсен”,– дип ачыклык  кертте  район башлыгы.

Шулай  ук радиотың­лау­чы­ларның  балаларны  бакчага   урнаштыру, шәфкать туташының  авылга   кирәкле  даруларны  алып  кайтып  бетермәвенә, кайбер  йортларда балаларга ерактан торып  укырга   компьютеры булмавына  кагылышлы   сорауларына да конкрет  җаваплар бирелде.  Кибетләрдә продукция,  көндәлек  куллану әйберләре бәяләренә прокуратура, шулай ук  монополиягә  каршы  хезмәт тарафыннан контроль  булачагы әйтелде. “Бу  мәсьәләне без беләбез, сату базарын  һәрдаим   күзәтеп барып, халыкка җиткерәчәкбез”,– диде район прокуроры.  Сорауларга  ачыклык  кертүгә  видеоэлемтә аша  авыл  җирлекләре башлыклары,  мә­гариф  идарәсе  җитәкчесе дә  кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев