Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның 2483 нче сайлау участогында референдум бара

Балалар иҗат үзәгенә урнашкан 2483нче сайлау участогы тавыш бирүчеләрне кабул итәргә әзер булып, иртәнге 7сәгатьтә үз ишекләрен ачты.

Гражданнар  зур  күңел күтәренкелеге белән  үзара салым  өчен референдумга ашыкты. Сайлау участогына   барлыгы 1396 тавыш бирүчене берләштереп, аларның 21е алдан үз тавышларын бирде. Иртәнге 9 сәгать 15 минутта 155 граждан үзара салым өчен үз тавыш биргән  иде  инде. Тавыш бирүчеләрне кайнар чәй, коймак белән каршы алдылар. «Референдумга  үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәү өчен зур күңел күтәренкелеге белән килдек. Референдум нәтиҗәләре  күзгә күренеп тора. Сабабыз көннән-көн матурая, үсә төзекләндерә.  Килгән кунакларны Сабабыз белән горурланып таныштырабыз.», -  диләр Рушания һәм  Илшат Зариповлар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев