Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайлау участоклары әгъзалары укыды

Мәгълүм булганча, быел сайлаучыларны тавыш бирергә чакыруның форматы үзгәрә. Уку да Россиядә 2023 елда кертелгән “ИнформУИК” проектын өйрәнүгә багышланды.

 

 

 

 

Белгәнебезчә 15-17 март коннәрендә Россия Президенты сайлаулары уңаеннан участок сайлау комиссияләре  17 февральдән үз эшләрен башлап җибәрәчәкләр. Шуңа бәйле рәвештә кичә район хакимиятендә сайлау  участоклары  әгъзалары белән укулар үткәрелде. Мәгълүм булганча, быел сайлаучыларны тавыш бирергә  чакыруның форматы үзгәрә. Уку да Россиядә 2023 елда  кертелгән “ИнформУИК” проектын өйрәнүгә  багышланды. ИнформУИК проекты ул – участок сайлау комиссиясе әгъзалары мобиль кушымта кулланып, фатир һәм йортларны әйләнеп чыгу (подомовой обход) ысулы белән сайлаучыларга шәхси адреслы мәгълүмат бирү һәм хәбәр итү. Укуда  катнашучыларны аның эш тәртибе белән  территориаль  сайлау  комиссиясе рәисе  Марат Шәймәрданов таныштырды. Участок комиссия әгъзалары үз бурычларын  башкару  өчен  смартфон яки планшетка урнаштырылган мобиль кушымтадан файдаланачак. Анда йортларны   йөреп  чыгу  өчен    адреслар турында мәгълүмат бирелә. Мобиль кушымтада эшләү бик җиңел, махсус техник белем һәм күнекмәләр таләп ителми. Аны куллану дәверендә сайлау участогы әгъзалары үз  сайлаучылары белән якыннанрак танышалар, исемлекләрен барлау мөмкинлеге дә бар.

“Сайлаучыларга мәгълүмат бирү бер дулкында, югары сыйфат белән үтәчәк. Ягъни йортларны  йөреп  чыкканда  мобиль кушымтада да эшлисе һәм лифлетларны да (сайлауга чакыру мәгълүмат листовкасы) шул вакытта таратасы була. Өйгә яңадан килүнең сәбәбе бары ишекне ачмаган очракта. Обходчикларга брендлы эпикировкалар биреләчәк. Ул сайлау комиссиясе логотибы төшерелгән печатьле таныклык, брендлы накидка,  махсус күкрәк билгесе һәм папка-планшет. Районыбыздагы  барлык сайлаучыларның йортларына  яки  фатирларына  килгән “обходчиклар”ның эшенә хөрмәт белән  карауларын,  сорауларына җавап бирүләрен    көтеп  калам”,– диде  Марат Шәймәрданов.

Йортларда  йөрүчеләрнең иминлеген тәэмин итү турында  Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге полиция  начальнигы  урынбасары  Сәйдәш Латыйпов   сөйләде.

  Бу проект  сайлау комиссияләренә ышанычны һәм Президент сайлауларында тавыш бирүчеләр  санын арттыруга  китерәчәк.

  Безнең районда яңача  алым белән 127 участок сайлау комиссиясе әгъзасы эшләячәк. Саба районында барлыгы 23705 сайлаучы бар, 10817  шәхси йорт һәм 2375 фатир исәпләнә. Обходчылар аларга  17 февральдән 7 мартка кадәр кереп сайлаучылардан сораштыру үткәреләчәк. Сораштыру сайлаучының яшәү урынында, шәхси сөйләшү ысулы белән генә башкарылырга тиеш. Эш урынында да, телефон аша да түгел. Территориаль  сайлау   комиссияләре координаторлары сөйләшүнең кайда үткәнен мәгълүмат панеле аша, картадан күреп беләчәкләр. Обход вакытында агитация үткәрү тыела, бары тик мәгълүмат бирелергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев