Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САКСЫЗЛЫК СУДКА КИТЕРӘ

Шушы көннәрдә район җәмәгать судьясы Шәмәрдәндә яшәүче Х. ны 240 сәгатькә мәҗбүри эшкә тарту турында хөкем карары чыгарды. Ул саксызлык белән кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепләнә.

Бәхетсезлек очрагы 2017 елның октябрендә  эш  урынында килеп чыга.  Х., иртән эшкә килгәч, ут сүндергеч сүтәргә керешә һәм, хезмәттәшләренең  кисәтүләренә карамастан, аның винтеленә каты итеп көрәк белән  суга. Нәтиҗәдә винтель  ватыла һәм ут сүндергеч, зәңгәр ялкын  чыгарып әйләнә башлый. Ул  вакытта  цехта булганнар тизрәк читкәрәк китү ягын   карый. Ә зыян  күрүче Ш.  өлгерми кала. Ут сүндергеч ракета шикелле очып башта капка тимеренә, аннары аның   аягына  килеп бәрелә. Авыртудан Ш.  һушыннан   яза. Балтыр сөяге өч җирдән сынган саксызлык  корбанына операцияне Казан хастаханәсендә ясыйлар. Әмма  шуннан  соң  ел  ярымнан  артык  вакыт  үтсә дә, Ш. һаман да   мөстәкыйль рәвештә йөри алмый, дроссель ярдәмендә хәрәкәтләнә.  2019 елның июнендә үткәрелгән медицина экспертизасы буенча, әлеге имгәнүдән Ш. хезмәткә яраклылыгын 30 проценттан да  күбрәккә югалткан. Күренгәнчә, Х. винтельгә белә торып  суккан, ул гамәле белән беркемгә дә зыян китерергә теләмәсә дә, шулай килеп чыккан. Аның  гаебе – җинаятьчел игътибарсызлык    күрсәтүдә.  Әлеге очрак башкаларга  сабак булсын  иде. Һәркайда һәркемгә һәм һәрчак алны-артны карап, уйлап эш итү  кирәк.

Руслан Нәбиуллин,

җәмәгать   судьясы.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев