«Сәлам, күршеләр!»
“Безнең ишегалды” программасының «Игелекле күршеләр» проекты гамәлдә
“Күрше хакы-Аллаһ” хакы ди безнең халык. Ата-бабаларыбыз, күршеләр хакын олылап, аны әнә шулай Аллаһы Тәгалә хакы белән бәяләгәннәр. Күршеләр белән сүзгә кермичә, дус-тату яшәргә кирәклеген белдерә бу гыйбарә. Дөрес, соңгы вакытта күршеләр белән аралашу кими төште кебек, чөнки заманалар үзгәрә, кеше муллыкта, туклыкта гомер итә, элекке кебек, шырпы, тоз сорап керүчеләр дә юктыр инде хәзер. Машина белән кайтып туктыйбыз да, капка артына кереп бикләнәбез. Әмма бар җирдә дә шулай дияргә ашыкмыйк әле. Авылларда капка каршында кич утырулар, көтү куып каршы алулар, койма аша гына чәйгә дәшүләр бетмәде һәм бетмәс тә! Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән “Безнең ишегалды” программасының «Күршеләр» проекты да әнә шул күршеләр арасын тагын да якынайтуга, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Әлеге республикакүләм конкурста үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән һәркем катнаша алды. Бәйгечеләр арасыннан Сабадан Алисә Гыймадиева исә анда җиңеп, 200 мең сумлык грант алуга иреште. Конкурс шарты буенча, райондашыбыз хәзер җәй дәвамында Саба үзәгендә үзенең проектын гамәлгә ашырачак. Бәйрәм чарасының беренчесе Сабаның Тынычлык урамындагы күпфатирлы йортлар каршысында үтте.
Чара башланганчы йорт каршындагы мәйданчыкта беренчеләрдән булып җыелышкан балаларга тора бара әниләре, әбиләре, эштән кайтып җитешкән әтиләре кушылды. Мәйданчык шау-гөр килде. Бер читтә сәйләннәрдән алка-беләзек ясау, агачка милли бизәкләр төшерү буенча мастер-класслар үтте. Теләгән кеше татар халкының милли ризыклары белән бизәлгән табын янәшәсендә фотога төште. Эскәмиягә тезелешеп утырган күршеләр үзара хәл белеште, һәвәскәр артистлар чыгышын карады, әбиләр биләүдә яткан бәбиләрне кулларына алып сөйде. Бәйрәм балалар катнашында җыр-биюле концерт белән дәвам итте. Саба сәнгать мәктәбе хореографы Гүзәл Гарипова татар халкының милли биюләре белән таныштырганнан соң, тамашачылар каршында балаларга Наза, Парлы биюләрен өйрәтте. Чыгышлар арасында проект авторы Алисә Гыймадиева татар милли киеме белән килгән балаларны махсус бүләкләр тапшырып та сөендерде.
“Күршеләр белән бик дус, тату яшибез. Барысы да ипле кешеләр. Күршең үзеңнән яхшы булсын ди бит татар мәкале. Бу йортта 27 фатир бар, гел аралашып торабыз, ярдәм кирәк булса, бер-беребезгә булышырга тырышабыз. Йорт каршыбыз төзек, чиста, балалар мәйданчыгы бар. Яз-көз бергәләшеп өмәләр үткәрәбез. Кич белән ишек алдына әти-әниләр дә чыгып утыра. Җәйге ямьле кичләр бик матур үтә биредә”.- ди чарага 4 оныгын алып чыккан Гөлнара Фәрләхова.
Өлкәннәр гапләшкән арада балалар “Йөзек салышлы”, “Самавыр” уеннарында күңел ачты, татлы мамык, попкорн белән сыйланды, зур курчаклар белән фотога төште. Бәйрәм чарасы татарча күмәк бию белән төгәлләнде. Ахырдан олысы-кечесе самавыр артында милли ризыклар белән сыйлана-сыйлана күңелле итеп гапләшеп чәй эчте. Аралар тагын да якынайды, дуслык-кардәшлек ныгыды. Алисә Гыймадиева әйтүенчә, проектның чираттагысы августның 15ләрендә Сабаның Дальняя урамында узачак, шулай ук бик күңелле булачак!:
«Күрше фестивале буенча беренче чарам үзем яшәгән күпфатирлы йортның ишегалдында үтте. Бәйрәмне күршеләр, балалар гына түгел Сабабызның башка урамнарында яшәүчеләр дә килеп карады һәм рәхәтләнеп күңел ачты. Август аенда тагын шундый ике чара көтелә. Аларында тагын да күбрәк жыр-моң, милли уеннар, биюләр һәм инде күп катнашучылар булыр дип ышанам. Кешеләрне, күршеләрне бер-берсенә якынайта торган мондый чаралар халыкка бик кирәк!»
#Татарстан #Лето #ЛетоВТатарстане #ЛетоВТатарстане2025
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев