Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“САМ – ХОЗЯИН, САМ – ХУҖА”

Агымдагы ел Татарстанда һөнәри керемгә салым кертелүе белән дә истә калачак.

Моның нәрсә икәнлеген хәзер кабатлап  аңлатып торуның кирәге юктыр. Хезмәт  яшендәге һәркем белә. Пилот проекты тәртибендә салым режимы гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә районыбызда ел башыннан 474 кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Аларның  зур  күпчелеге Саба, Шәмәрдән  җирлекләрендә эшли.  Җирле  үзидарәләр алып барган  аңлату чаралары  авылларда  да салым инспекциясендә теркәлүчеләрнең  артуына  китерде. Әйтик,  Эзмә авыл җирлегендә үзмәшгуль статусын алган 20дән  артык  кеше бар. Алар – чәчтараш, трактор  яки машина белән транспорт хезмәте   күрсәтүчеләр, өендә кулинария әйберләре пешереп  сатучылар, кул эшләре белән  шөгыльләнүчеләр һәм башка юнәлештә  һөнәри осталыкларын эшкә җигүчеләр. Кулыннан  килә, булдыра ала икән – һәркем диярлек башкаларга файда китерергә, аларның сорауларын үтәргә тырыша. Олыяз авылында яшәүче Гөлфинә Хуҗиәхмәтова, мәсәлән, япон  кухнясы белән  кызыксынып  киткән...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев