Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә гомер кичерүче Нурия әби Шәйдуллина 100 яшен тутырды

Бер гасыр гомер кичергән Акъәби кызларының кадер-хөрмәтендә яши.

Нурия әби Шәйдуллина Саба районы Елыш авылында туа. Мәктәптә 7 сыйныф белем алганнан соң, 2 ел авыру әнисен карап, соңгы юлга озата. Аннан Елыш авыл җирлегенә салым агенты булып эшли башлый. Биредә 14 ел эшләп, Эзмә авыл җирлегенә секретарь булып эшкә урнаша. Анда 2 ел эшләгәннән соң, 1946 елда Шәмәрдән кулланучылар җәмгыятендә 26 хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та, җитәкчеләр соравы буенча, 4 ел шунда эшли. 

1946 елда Заһидулла исемле егеткә кияүгә чыга. Алар Шәмәрдәндә яши башлый. Бер-бер арты 5 балалары дөньяга килә. Кызганыч, Нурия әбинең тормыш иптәше инде гүр иясе. Акъәби ике улын да югалта. Алар фагиҗагале төстә вафат була. 

Бүгенге көндә Нурия әби 3 кызы тәрбиясендә бик бәхетле гомер кичерә. Аның 10 оныгы, 15 оныкчыгы һәм 5 туруны бар.

Бик өлкән яшьтә булуына карамастан, Нурия әби гәҗитләр, догалар укый, колакчыннарын киеп, телевизор карый. Сорауларга анык җавап бирә, хәтере дә бик яхшы, күз тимәсен!

Нурия әбине 100 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхетле картлык, балалар игелеге, онык-оныкчыклар куанычы телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев