Ярышларда теләге булган һәркем катнаша алды.
Һава торышының бераз бозылып торуы да йөгерешчеләргә комачауламады, һәркем финишка омтылды. Якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан, "Яшьлек" яшьләр үзәге волонтерлары ярышта катнашучыларга һәм тамашачыларга Георгий ленталары тараттылар.
Җиңүчеләрне Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Валиев, "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазыйфасын башкаручы Алисә Гомәрова тәбрикләп, грамота һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Нет комментариев