Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Самина Ана капиталына ия булды

Быелның гыйнвар аеннан Ана капиталы беренче баласы туган гаиләләргә дә тапшырыла башлап, республика буенча түгәрәк сан – 300 меңенче сертификатка Сабада яшәүче Эльвина һәм Ринат Исмәгыйловлар ия булды. Яшь гаиләнең 8 июньдә кызлары Самина дөньяга килеп, үзенә нәкь 1 ай булган көнне сертификатлы да булды.

undefinedӘлеге документны Исмәгыйловларга район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм РФ Пенсия фондының районара идарәсе начальнигы Фәридә Якупова тапшырды. «Гаиләнең иң зур байлыгы – бала. Сезне чын күңелдән котлыйбыз. Гаиләгез елдан-ел ишәеп торсын», - дип район башлыгы нәни кызчыкка өстәл һәм урындык бүләк итте. «2007 елдан тапшырыла башлаган Ана капиталын районыбызда 2745 гаилә кабул итеп алды, бүген беренче балага бирелә торган сертификатның күләме 466617 сум тәшкил итә, икенче бала туса, 150 мең өстәлә. Сез киләчәктә аны торак шартларын яхшыртуга тота аласыз. Бөтен документ эшләре электрон рәвештә башкарыла, бик уңайлы»,- дип Фәридә Якупова аның тәртипләре белән таныштырды. «Без бу сертификатны кабул итеп алуыбызга бик шат, Ана капиталының беренче балага да бирелә башлавы бик сөендерә. Җитәкчеләребезгә безне зурлап өйгә килеп тапшырганнары өчен бик зур рәхмәт. Безнең кебек яшь гаиләгә дәүләт ярдәме бик кирәк», - ди Исмәгыйловлар. 

undefinedАвтор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X