Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш авылы "Кояшкай" балалар бакчасында чара

7 апрельдә бөтен дөньяда 2021 елда "Гаделрәк, сәламәтрәк дөнья төзибез" дигән девиз астында уза торган бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Сатыш балалар бакчасында балаларның сәламәтлеге турында кайгырту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Ел саен үткәрелә торган сәламәтлек бәйрәмнәре, спорт ярышлары, физкультура бәйрәмнәре һәм яллар балаларга сәламәт яшәү рәвешенә күңелле, җиңел һәм шатлыклы карарга булыша.

Бу көнне тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчесе тарафыннан "Сәламәтлек көне"бәйрәме оештырылды.Бәйрәмдә безнең "Кояшкай"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Балалар өчен бу һәрвакыт кызыклы һәм шатлыклы вакыйга, кунакка геройлар: Доктор Айболит, обжор, микроблар килде. Балалар җитезлек һәм көч сынаштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев