Күрелә торган чараларга карамастан, илдә коронавирус инфекциясе белән бәйле киеренке вәзгыять саклана. Пандемия башланганнан алып Россиядә ковид-19 белән 4,5 миллионнан артык, Татарстанда 20 меңгә якын кеше авырды. Безнең районда таҗлы вирус йоктыруның лаборатор расланган очраклары 1 апрельгә 242гә җитте. Март аенда республикада ковид белән авыр формада авыручылар 3,4тән 4,8 процентка кадәр артты. Шуңа күрә профилактика хәзер дә мөһим чара булып кала.