Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сезнең күңел беркайчан да картаймасын»

Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл авыл клубында авылыбызның өлкән яшьтәге активистлары өчен «Сезнең күңел беркайчан да картаймасын» дигән ял кичәсе үткәрелде.

Яшь чакта һәм җитлеккән чорда кеше күп вакытын эштә һәм өйдә үткәрә. Күңел ачулар һәм бәйрәмнәр тормышны бизи, онытылырга,ял итәргә, мәшәкатьләрдән арынырга ярдәм итә, энергия һәм күтәренке кәеф белән тәэмин итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышы аеруча да бертөрлегә әйләнә. Олы яшьтәге күпчелек бабайлар һәм әбиләрнең иҗтимагый эшчәнлеге дә юк. Һәр яңа туган көн алдагысына охшаш була. Балалар һәм оныклар ыгы-зыгылы һәм гамьсез дөньяны куып картайган туганнары турында оныталар, шуңа күрә өлкән буында тормыш белән кызыксыну югала. Өстәвенә, кышын кешеләр урамда  вакытларын аз үткәрәләр һәм яшьтәшләре белән аралашмыйлар. Шуннан чыгып, без өлкәннәр өчен чаралар үткәргәндә пенсионерлар тормышының күңел ачу өлешенә игътибар итәргә тырышабыз. Бүген дә бу чарада матур шигырьләр, җырлар тыңлау, викториналарда катнашу, табышмаклар чишү, күңелле хатирәләр белән уртаклашу мөмкинлеге булды. Ял кичәсен оештырып, без аларга вакытны файдалы итеп үткәрү, үз талантларын күрсәтү һәм ял итү мөмкинлеге бирдек.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев