Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Шатлык"лы сабантуй: ул нинди була?

Халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау милли уеннар, йолалар аша кечкенәдән балаларның күңелләренә сеңдерелә.

9 июнь көнне Байлар Сабасы бистәсенең 1нче номерлы “Шатлык” балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балаларның күңелле җырлары, матур биюләре, шат авазлары бәйрәмебезне тулыландырды. Чүлмәк вату, су ташу, капчык киеп сикерү, калак белән йомырка ташу, су ташу, аркан тарту, таяк тарту уеннарында балалар теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң матур өлеше ул инде көрәш булды. Малайлар келәмдә бил сынашты.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев