Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицеенда “Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык” дигән темага цифр дәресе булып узды

17нче май көнне Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицеенда “Үсеш” тә “Виртуаль һәм өстәмә чынбарлык” дигән темага цифр дәресе булып узды.

Бу дәрестә Татарстан республикасының Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Павлов С.В. һәм Саба муниципаль район башкарма комитетының икътисад буенча бүлек җитәкчесе Багманов М.М. катнашты. Павлов С.В. безнең тормышыбызга цифрлаштыруның тотрыклы кереп баруын искәртте, бу ресурслар белән дөрес файдаланырга өндәде. Шулай ук укучыларга киләчәктә һөнәр сайлаганда IТ өлкәсе белән кызыксынырга, информатика, программалаштыруны өйрәтергә чакырды.  IТ өлкә буенча төрле конкурсларда катнашкан лицеебыз укучылары Хисматов Әмир һәм Хәкимҗанова Сиринә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Алар укучыларны сайт төзү буенча проектлары, компьютер уеннары, кушымталар белән таныштырдылар. Бу чара укучылар өчен кызыклы да, файдалы да булды.

Чыганак : https://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев