Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә ябык манеж төзеләчәк

Өченчекөн Шәмәрдән мә­дәният йортында гражданнар җыены булды. Җирлек баш­лыгы Айдар Гәрәев соңгы 5 елда һәм агымдагы елның беренче яртысында башкарылган эшләр, 2020 елда хәл итәсе бурычлар белән таныштырды. Җыенда катнашучылар Шәмәрдән белән халык телендә “Шәмәрдән-2” дип йөртелгән яңа торак зонасы арасына тротуар салу, кәрәзле элемтәнең сыйфаты яхшырсынга шул урынга вышка кую, Һ.Такташ һәм Төзүчеләр урамнары арасын ас­фальтлау мәсьәләләрен кү­­­тәрделәр.

Район башлы­гы Рәис Миңнеханов үзе­нең чыгышында Шәмәр­дән­дәге кадәр эшнең күрше тө­бәкләрдә районнар күлә­мен­дә дә башкарылмавын билгеләп үтте. “Моңа республиканың өстәмә табышы, гамәлгә кер­телгән программаларның уңышлы эшләве нәтиҗәсендә ире­ше­лә. Хәзер ябык манеж программасы керде. Инде республикада өчәү эшләнә. Без авыл районнары арасында чиратта 4нче булып торабыз. Инде, алла бирсә, киләсе елда Шәмәрдәндә ябык футбол манежы төзелер дип уйлыйбыз. Сездә яшьләр актив. Балалар туу саны гына кимеп китте. Мин аны вакытлы күренешкә саныйм. Демографик хәл яхшырырга тиеш”,– дип зур яңалык җит­керде район башлыгы һәм Шәмәрдәндә бассейн эшләүнең дә хыял гына булып калмаячагын белдерде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев