Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шырпы уенчык түгел

Районның мәгариф уч­реж­­дение­ләре янгын күзәт­челеге бүлегендә аерым исәптә тора. Ел саен балалар бакчалары, мәктәпләр уку елы алдыннан инспекторлар тарафыннан тикшерелә. Быел да 24 мәктәпне, 46 балалар бакчасын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклау өчен махсус комиссия йөреп чыкты.

undefinedУчреждениеләр тирә­сендәге тышкы су алу урыннары, эвакуация юлларының ти­ешле күрсәткечләр белән җиһазланышы, сигна­лиза­ция­нең, янгын сүндерү җи­һазларының төзек булуы, персоналның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү дәрәҗәсе, аларны практикада куллана алуы тикшерелде. Комиссия мәгариф оешмалары 2020-2021 уку елына тулысынча әзер дип бәяләде.

Шулай ук балалар иминлеге айлыгы кысаларында 2-9 сентябрьдә мәгариф учреждениеләрендә кеше­ләрне эвакуацияләү буенча практик күнегүләр, персонал белән инструктажлар үткәрелде. Сабаның “Бә­ләкәч” бакчасында балалар көнкүрештә һәм табигатьтә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган мини-театр күрсәттеләр. Әлеге чарада шырпының уенчык түгеллеге, балалар кулында куркыныч коралга әйләнүе ихтималы кечкенәләр күңеленә керерлек итеп дәлилләнде. Соңыннан янгын вакытында балаларны бинадан чыгару чарасы гамәлгә ашырылды. Балалар янгын темасына бирелгән сорауларга олыларча аңлылык үрнәге күрсәтеп җавап кайтардылар.

Айнур Галимуллин,

Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев