Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Син бу чирдән көчлерәк, Аделина!

2018 елда 3 яшьлек Саба кызы Аделина Абдуллинага острый лимфобластный лейкоз дигән куркыныч диагноз куелуы, кызга тиз арада 29 миллион сум акча җыелып, Германиягә дәваланырга китүен белмәүчеләр юктыр. Аделина әнисе белән 2 ел ярым Мюнхен шәһәрендә дәваланып, бу көннәрдә кыска гына вакытка Сабага якыннары белән күрешергә кайтты. Мең газапларны кичергән сабый һәм әнисе Алинә Даут кызы белән без дә очрашып сөйләштек.

undefined

Анализлар ялгышмый...

Алинә һәм Азат Абдуллиннар гаиләсенә килгән бу зур сынау аларның тормышын икегә – 2018 елның 10 июленә кадәр һәм аннан соңгы яшәү рәвешенә бүлә. Бәхетле балачагында шат авазга күмелеп уйнап йөргән кызларына коточкыч диагноз куелуы әти-әни өчен аяк асларында җир убылуга тиң була. Аделина Татарстанда мондый диагноз куелган бердәнбер бала, бөтен ил буенча әлеге чир белән авырган 54 кеше исәпләнә. «2018 елның 10 июлендә улыбыз Русланны прививка ясатырга чакырганнар иде. Табибтан рөхсәт алып, 4 айдан 4 яшен тутырачак кызыбызга да шул ук көнне медицина тикшерү узарга рөхсәт сорадым. Ирем белән икебез дә эштә, балаларны хастаханәгә әнием алып китте. Бераздан участок табибы Радик Хәйдәрович Аделинаның суык тиеп авырмаганмы икәнлеге белән кызыксынып шалтыратты. «Кан анализы көчле ялкынсыну барлыгын күрсәтә, ә Аделинаны яхшылап тикшердем, үзендә бернинди авыру билгеләре юк», - ди. Бу сүзләргә дә әлләни игътибар итмәдем. Ялгышлыктыр дип уйладым», - дип сөйли Алинә. Кан анализы кабат алына. Озакламый Шәмәрдән участок хастаханәсендә табибә булып эшләүче Алинәгә хастаханәдән шалтыратып, тиз арада баланы ДРКБның онкогематология бүлегенә алып китәргә кушалар. Әлбәттә, йөгереп йөргән сабыйда коточкыч авыру яшеренгәненә ышанырлык булмый. Балалар бакчасында да кыз иң активлардан, тәрбиячеләр гел мактап кына торалар. Казан хастаханәсендә дә табиблар аның үз-үзен тотышына карап һич авыру билгеләре күрмиләр, мондый диагнозлы балаларның бөтенләй башка төрле, хәлсез булуларын, ялгышлык кынадыр дип өметләндерәләр. Әмма... анализлар башканы сөйли...

Кызына 4 ай алдан медицина тикшерүе үткәрергә уйлаган әни кешегә Аллаһның сиздерүе, искәртүе булгандыр бу. Чөнки ул вакытта ук баланың сөяк мие 94 процент зарарланган була. Нәкъ менә шушы көннән мәкерле авыруга каршы көрәш башлана. Сөякләреннән пункцияләр алынып, Мәскәүгә тикшерергә җибәрелә. Табиблар моның гади генә лейкоз түгеллеген, терелүгә зур өмет булмавын әйтәләр.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев