Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сәламәт булу вакыты!» дип исемләнгән танып белү сәгате

Сәламәтлек - һәр кеше тормышында мөһим роль уйный. 7нче апрель көнне Эзмә мәдәният йортында «Сәламәт булу вакыты!» дип исемләнгән, ФАП фельдшеры Гөлназ Шәйхетдинова катнашында, Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган танып белү сәгате үткәрелде. Әлеге чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Фельдшер Гөлназ Шәйхетдинова сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, аның кыйммәте, һәр кеше тормышында аның роле турында сөйләде.

Әңгәмә барышында фельдшер сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәклегенә басым ясады. Укучыларның сәламәтлек, туклану ризыкларына кертелгән витаминнар һәм иртәнге зарядканың әһәмияте, гигиена, экология һәм спорт турында белемнәре турында сораулар бирде. Укучылар үзләренең көн тәртибе белән уртаклаштылар, сәламәтлеккә кагылышлы сорауларга төпле җаваплар алдылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X